Җырчы Ворония катнашында музыкаль-иҗади кичә (12+)
22
Февраль 2021
Дүшәмбе
Шәһәр Үзәк китапханәсенең сәнгать бүлеге Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан музыкаль-иҗади кичә уздырды. Очрашуга кунак буларак «Фолк» музыкаль жанрында башкаручы күркәм җырчы, шулай ук композитор, музыкант, «Ворония» тәхәллүсе астында чыгыш ясаучы Римма Бәхтиева чакырылды. Ул үзе, иҗаты турында сөйләде, тамашачыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде һәм үзенең «Суженый», «Колыбельная», «Не ходила я», «Воспоминание» кебек кайбер әсәрләрен җанлы тавышка башкарды. Тыңлаучылар Римма Бәхтиеваның иҗат җимешләрен сокланып кабул итте. Һәр җырдан соң зал көчле алкышларга күмелде. Кунагыбыз чарага килүчеләргә автографын таратты. Барысы да әлеге кичәдән яхшы кәеф, уңай тәэсирләр туплап кайтып китте. |